Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шулай итеп, Мәсих Гайсәдә яшәүчеләргә хәзер һичнинди хѳкем юк, чѳнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гѳнаһ вә үлем кануныннан азат итте. Кешелек табигате кѳчсез булганга, канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды. Гѳнаһлы кешегә охшашлы рәвештә, Ул Үзенең Улын гѳнаһ ѳчен корбан итәргә җибәреп, кешедә гѳнаһны хѳкем итте. Аллаһы моны канунның гадел таләпләре бездә, кешелек табигатебез буенча түгел, бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә, гамәлгә ашсын ѳчен эшләде. Чѳнки кешелек табигате буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына фикер йѳртәләр, ә Рух буенча яшәүчеләр – Изге Рух теләгәнчә фикер йѳртәләр. Кешелек табигате буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау – тормышка һәм иминлеккә китерә. Чѳнки кешелек табигате буенча фикер йѳрткән кеше – Аллаһыга дошман; ул Аллаһы канунына буйсынмый һәм буйсына да алмый. Кешелек табигате буенча яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар. Әмма ләкин сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез кешелек табигате буенча түгел, бәлки Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. Ә инде Мәсих сездә икән, сезнең тәнегез гѳнаһ аркасында үле, әмма, Аллаһы сезне хак санаганга күрә, Изге Рух сезнең ѳчен тормыш була. Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк. Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безгә җиңү биргән Аллаһыга рәхмәт яусын!
Выбор основного перевода