Тоз – яхшы нәрсә. Әмма тоз тозсызланса, аны ничек тозлы итәрсез? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату булыгыз.
Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк.
Барлык кеше белән тынычлыкта яшәргә һәм изге булырга омтылыгыз, чѳнки изге булып яшәмәсә, беркем дә Аллаһыны күрмәячәк.