Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кешеләр алдында тәкъва эшләрегезне күрсәтү максаты белән эшләүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз. Шуңа күрә, сәдака биргәндә, ул хакта быргы кычкыртма. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, монафикълар гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар. Ләкин син фәкыйрьгә ярдәм итәсең икән, ярдәмең яшертен рәвештә эшләнсен ѳчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер. Яһүд һәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар һәм ныгыттылар. Чѳнки авыр сынау җибәрелгән булуга карамастан, аларның куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чиктән тыш юмартлык күрсәттеләр. Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йѳрәге кушканча бирсен, чѳнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата. Яхшы җитәкчелек итүче ѳлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм ѳйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар, ике тапкыр артык алырга лаеклы булып саналсыннар.
Выбор основного перевода