Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шулай итеп, Аллаһы турында белүне истә тотуны мѳһим дип исәпләмәгән ѳчен, Аллаһы аларны, эшләнергә тиешле булмаган эшләрен кыла бирсеннәр ѳчен, бозык акылга дучар итте. Фикерләү рәвешегез исә яңарырга тиеш, Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры буенча безнең гѳнаһларыбыз ѳчен Мәсих Үзен корбан итте. Сүз тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез. Фани дѳньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дѳньяны яратучыда Атаны ярату юк.
Выбор основного перевода