Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр ѳчен дога кылыгыз.
сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр ѳчен дога кылыгыз.
Алар ташлар аткан вакытта Эстефән, дога кылып: – Раббым Гайсә, минем рухымны кабул ит, – дип,
тезләренә егылып, кѳчле тавыш белән: – Раббым! Бу эшне аларга гѳнаһ дип санама, – диде һәм җан бирде.
Һәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кѳн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез.