Алар һәрвакыт бердәм рәвештә дога кылуда булдылар. Кайбер хатыннар, Гайсәнең анасы Мәрьям һәм Аның энеләре дә алар белән иделәр.
Бертуктаусыз дога кылыгыз.
Сез Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән кѳннәрне исегезгә тѳшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы кѳрәшүдә нык тора идегез.
Ләкин Аллаһы ихтыярын үтәр ѳчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соң Аллаһы вәгъдә иткәнне алырсыз.