Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
– Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан. Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит. Без әле ярдәмгә мохтаҗ вакытта, Аллаһы билгеләгән бер заманда, Мәсих имансызлар ѳчен үлде. Безнең Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кѳтәбез. Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак һәм тере Аллаһыга хезмәт итү ѳчен, Аллаһы Углының – Гайсәнең – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаһыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаһы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак. Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миңа аны соңгы кѳндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып кѳтүчеләрнең барсына да бирәчәк.
Выбор основного перевода