Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар.
Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде.
Изге туганнар, сезне дә Аллаһы чакырып алган. Шуңа күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманның Аллаһы җибәргән Баш Руханиен саклагыз.
Шул рәвешле, Аллаһы тѳзегән әйбәтрәк килешүнең ышанычлысы Гайсә булды.