Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Без дә бала вакытта бу дѳнья белән идарә итүче кѳчләр коллыгында идек. Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп тѳзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортның фәкать күләгәсе генә. Менә шуңа күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан кисәтеп куелды: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – диде Аллаһы. Иске килешүгә караганда Гайсә Арадашчы булган яңа килешү әйбәтрәк булган кебек, Аңа тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән әйбәтрәк. Яңа килешү әйбәтрәк, чѳнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән. Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп чыгарганда тѳзегән килешүгә охшамаган. Алар Минем килешүемә тугрылыклы булмадылар, һәм Минем алардан гайрәтем чикте, ди Раббы.
Выбор основного перевода