Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Аллаһы әмерен читтә калдырып, сез кеше урнаштырган йолаларны үтисез. Шулай итеп, ризык һәм эчемлек ѳчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә кѳннәренә кагылышлы сораулар ѳчен сезне һичкем хѳкем итмәсен. Ул кешенең чыгышына кагылышлы канун әмере буенча түгел, ә мәңге бетми торган яшәү кѳче буенча Рухани булды. Шуңа күрә, зәгыйфь вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге канун әмере үз кѳчен югалтты. Муса кануны бернине дә камилләштермәде, ә аның урынына безне Аллаһыга ныграк якынайткан зуррак ѳмет барлыкка китерелде. Бу су хәзер сезне коткара торган суга чумдырылу йоласын гәүдәләндерә. Суга чумдырылу – тәннең керен юып тѳшерү түгел, бәлки саф вѳҗдан белән Аллаһыга мѳрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткара.
Выбор основного перевода