Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Бу хәлләр башкаларга сабак булсын ѳчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды. Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. Шушы соңгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнең варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаһы галәмне Улы аша барлыкка китерде. Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаһының тынычлыгын кабул итәбез. Аллаһы: «Ачуым чыгып, Мин ант иттем: алар беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – диде. Гәрчә, дѳньяны бар иткәннән соң, Аның эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте.
Выбор основного перевода