Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Изге язмада болай дип язылган: «Беренче кеше – Адәм – тере җан иясе булды»; ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух. Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак һәм тере Аллаһыга хезмәт итү ѳчен, Аллаһы Углының – Гайсәнең – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаһыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаһы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак. Мәсих безне һәртѳрле гѳнаһтан йолып алу ѳчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте. Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч ѳлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнең терелүе вә мәңгелек хѳкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде. Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлек кыла. Башта Ул болай ди: Чѳнки Мәсих, безне Аллаһы янына алып бару ѳчен, гѳнаһлы кешеләр урынына гадел Кеше буларак, гѳнаһларыбыз ѳчен бер тапкыр үлде. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте. Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йѳрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Улы Гайсәнең каны безне һәр гѳнаһтан чистарындыра.
Выбор основного перевода