Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Шәкерт үзенең остазыннан ѳстен булмый, һәм хезмәтче дә үзенең хуҗасыннан ѳстен булмый. Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә әйтте:– Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәп булсын ѳчен һәм билге итеп сайланган. Бу билгене кире кагарлар. – Дѳнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте. «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан ѳстен түгел», – дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. Игелек эшләргә арымагыз, чѳнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уңышны урып алырбыз. Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, сезне эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз.
Выбор основного перевода