Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:Мин дошманнарыңны салганчыСинең аякларың астынаУтыр Минем уң ягымда», –диде. Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды. Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Ул Үзен түбәнсетте Һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды. Аллаһы һәммә нәрсәне бар итә һәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аның Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә. Ул күккә ашты һәм Аллаһы янында иң мѳһим урында тора. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган. Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә, Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук, җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен.
Выбор основного перевода