Ә күктәге Иерусалим ирекле, безгә ул – ана.
Безнең Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кѳтәбез.
Тәхет, җан ияләре һәм аксакаллар әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем һәм аларның тавышын ишеттем. Аларның саны йѳзләрчә миллион һәм дистәләрчә меңнәр иде.