Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Шулай итеп, моннан шундый кагыйдә табам: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм. Ярыш мәйданында йѳгерүчеләрнең һәммәсенең йѳгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу ѳчен йѳгерегез! Ярышучыларның барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу ѳчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу ѳчен эшлибез. Шуның ѳчен дә мин максатсыз йѳгергән кеше кебек йѳгермәм, буш һавага сугучы кебек кѳрәшмәм. Әмма башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас ѳчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам. Сѳеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуңа күрә, әйдәгез, тәннең, рухның һәртѳрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик. Ләкин Аллаһы ихтыярын үтәр ѳчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соң Аллаһы вәгъдә иткәнне алырсыз.
Выбор основного перевода