Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз. Шуңа күрә, туры юлдан чыкмас ѳчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Чѳнки фәрештәләр аша җиткерелгән сүз дѳрес булып, һәртѳрле җинаять вә тыңлаусызлык тиешле җәзасын алган икән, шундый бѳек коткарылу белән исәпләшмәсәк, җәзадан без ничек котылып калырбыз соң? Раббы Үзе кешеләргә бу хакта беренче булып хәбәр җиткерде. Һәм Раббы әйткәнне ишеткән кешеләр бу коткарылуның чын булуын безгә исбат иттеләр. Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп тѳзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортның фәкать күләгәсе генә. Менә шуңа күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан кисәтеп куелды: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – диде Аллаһы.
Выбор основного перевода