Хѳкем ителгәндә исә, дѳнья белән бергә хѳкем ителмәс ѳчен, Раббы безгә Үзе тәрбия бирә.
Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз.
Изге язмада: «Изге булыгыз, чѳнки Мин изге», – дип язылган бит.
Болар аркылы Ул безгә иң бѳек һәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, сез явыз нәфесләр аркасында бозылган дѳньядан котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз.