Алар, җавап биреп:– Безнең атабыз – Ибраһим, – диделәр.Гайсә аларга әйтте:– Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен эшләр идегез.
Ибраһим – шулай ук сѳннәтлеләрнең дә атасы, ягъни, сѳннәткә утыртылып кына калмыйча, атабыз Ибраһимның әле сѳннәтләнмәгән чакта йѳргән иман сукмакларыннан йѳрүчеләрнең атасы.