Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Күк Патшалыгына Миңа: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк. Ә инде ишетеп тә, сүзләремне үтәмәүче кеше үзенең йортын ком ѳстенә тѳзегән акылсыз кешегә охшаган. Тегесе: «Теләмим», – дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап, киткән. Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йѳзен кѳзгедән караучыга охшап кала: үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йѳзенең ниндилеген шундук оныта. Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак. Шулай итеп, без иман итү белән канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз. Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәрбер игелекле эш ѳчен файдасыз. Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чѳнки болар әйбәт һәм кешеләргә файдалы. Безнең иман итүчеләр, башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын ѳчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга ѳйрәнсеннәр. Аларның тормышлары файдасыз булмасын.
Выбор основного перевода