Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз. Шул сәбәпле, иманыгызга игелек ѳстәү ѳчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне ѳстәгез; белемгә тотнаклыкны; тотнаклыкка сабырлыкны; сабырлыкка Аллаһыга бирелүне; Аллаһыга бирелүгә имандаш туганнарыгызны яратуны; имандаш туганнарыгызны яратуга мәхәббәт ѳстәгез. Әгәр сездә бу хасиятләр булса, һәм алар арта барса, сезнең Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас. Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче һәм элекке эшләгән гѳнаһларыннан чистартылганын оныткан кеше. Шуңа күрә, имандаш туганнар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз Чѳнки Изге язмада нәрсә диелгән? «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән хак саналды». Ибраһим, Аллаһы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаһының вәгъдәсен алган булса да һәм аңа: «Синең нәселең Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды.
Выбор основного перевода