Алар, җавап биреп:– Безнең атабыз – Ибраһим, – диделәр.Гайсә аларга әйтте:– Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен эшләр идегез.
Ибраһим, Аллаһы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаһының вәгъдәсен алган булса да һәм аңа: «Синең нәселең Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды.