Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бѳек булыр.
Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларның барысына да каргыш тѳште. Чѳнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бѳтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнә», – дип язылган.