чѳнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гѳнаһ вә үлем кануныннан азат итте.
Бер-берегезнең авыр йѳкләрен күтәрешегез һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.
Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак.
Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү ѳчен файдаланмагыз; Аллаһының коллары кебек яшәгез.