Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Иман китергәннәр мондый галәмәт билгеләре күрсәтерләр: алар Минем исемемне әйтеп, җеннәрне куып чыгарырлар, яңа телләрдә сѳйләшерләр, кулларына еланнарны алсалар, яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс, авыру кешеләрнең ѳстенә кулларын куйсалар, алар савыгырлар. Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды. Ә шәкертләре, китеп, бѳтен җир буйлап Яхшы хәбәрне таратып йѳрделәр һәм Раббы аларга ярдәм итеп торды, аларның сѳйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслады. Һәммәгез күргәнчә, Аның исеменә ышану аркылы Аның исеменең кѳче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. – сезнең һәммәгезгә һәм бѳтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнең каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. – Аякларыңа туры итеп бас, – дип кычкырып әйтте. Ул шундук сикереп торды һәм йѳри башлады. Ул берничә кѳн шулай эшләде. Паулның ачуы килде һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты.
Выбор основного перевода