Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Бер кѳнне, кѳндезге ѳчләр тирәсендә, Аллаһының бер фәрештәсе ап-ачык итеп Кѳрнилигә күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Кѳрнили! – дип эндәште. Икенче кѳнне җибәрелгән кешеләр шәһәргә якынлашып килгәндә, кѳндезге уникеләр тирәсендә, Петер гыйбадәт кылу ѳчен яссы түбәле ѳйнең түбәсенә менде. Аның карыны ач иде, ул ашарга теләде. Ашарга әзерләнгән арада Петер гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килде.
Выбор основного перевода