Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма Аллаһы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады. Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитләре. сезнең һәммәгезгә һәм бѳтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнең каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. Исраилгә тәүбә итү һәм гѳнаһлары кичерелү мѳмкинлеген бирү ѳчен, Аллаһы Аны Хаким һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. Аллаһы һәммә нәрсәне бар итә һәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аның Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә.
Выбор основного перевода