Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул әйткән: «Мин – Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы». Аллаһы – үлеләр Аллаһысы түгел, бәлки тереләр Аллаһысы. Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар. Ә инде үлгәннәрнең терелеп тору мәсьәләсенә кагылсак, Муса китабының янып торган күгән агачы хакындагы ѳлешендә Аллаһының: «Мин – Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы», – дигәнен укымадыгызмыни? аларга әйтте:– Сез миңа бу Кешене халыкны котырта дип алып килдегез; менә мин сезнең алда аннан сорау алдым, ләкин бу Кешене сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым. Һируд та гаепле дип тапмады; чѳнки ул Аны кире безгә җибәрде. Менә шулай, Ул үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә дә эшләмәгән. Шулай булгач, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм. [ ] Әмма барысы бер тавыштан:– Аңа үлем! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башладылар. Бараб шәһәрдә чуалыш китереп чыгаруы һәм кеше үтерүе ѳчен тѳрмәгә утыртылган кеше иде. Пилат, Гайсәне иреккә җибәрергә теләп, тагын аларга мѳрәҗәгать итте. Әмма алар:– Аны хачка кадакла, кадакла! – дип кычкыра бирделәр. Ул ѳченче мәртәбә аларга әйтте:– Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин Аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм. Ләкин халык тѳркеме тагын да катырак тавыш белән Аның хачка кадаклануын таләп иттеләр; һәм ахыр чиктә үз дигәннәренә ирештеләр. Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. Аталарыбызның Аллаһысы сез агачка кадаклатып үтергән Гайсәне үледән терелтте. «Мин – синең аталарың табынган Аллаһы. Мин – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы», – дигән авазын ишеткән. Муса, куркуыннан калтыранып, күтәрелеп карарга да батырчылык итә алмаган.
Выбор основного перевода