Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә баш руханилар һәм аксакаллар исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне җәзага тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар. Идарәче халык тѳркеменнән:– Сез кемне телисез? Сезгә икенең кайсысын азат итим? – дип сорады.– Барабны, – дип җавап бирделәр алар. – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе. Әмма баш руханилар халыкны, Барабны азат итүен таләп итегез дип, котыртып куйган иделәр. – Ә сез яһүдләр Патшасы дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат. Әмма барысы бер тавыштан:– Аңа үлем! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башладылар. Бараб шәһәрдә чуалыш китереп чыгаруы һәм кеше үтерүе ѳчен тѳрмәгә утыртылган кеше иде. Пилат, Гайсәне иреккә җибәрергә теләп, тагын аларга мѳрәҗәгать итте. Әмма алар:– Аны хачка кадакла, кадакла! – дип кычкыра бирделәр. Ул ѳченче мәртәбә аларга әйтте:– Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин Аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм. Ләкин халык тѳркеме тагын да катырак тавыш белән Аның хачка кадаклануын таләп иттеләр; һәм ахыр чиктә үз дигәннәренә ирештеләр. Пилат, алар теләгәнчә булсын, дигән карар кылды. Чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән ѳчен тѳрмәгә утыртылганны, алар сораганча, азат итте; ә инде Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды. Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сѳрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы, Синең кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую ѳчен бу шәһәргә җыелдылар. Сезнең ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез.
Выбор основного перевода