Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә хәзер минем сезгә киңәшем шундый: күңелегезне тѳшермәгез, чѳнки сезнең берегез дә һәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз, – диде. – Мин Аллаһы кешесе һәм Аңа хезмәт итәм. Үткән тѳнне Аллаһының бер фәрештәсе миңа күренде. Ул миңа: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең. Аллаһы Ул – мәрхәмәтле. Ул синең белән булган кешеләрнең барысына да тормыш бүләк итә», – диде. Менә шуңа күрә, әфәнделәр, күңелегезне тѳшермәгез, мин Аллаһыга инанам, Ул миңа әйткәнчә булачак. Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек. Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар.
Выбор основного перевода