Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Әфәнделәр! Хәзер диңгездә булу йѳк һәм кораб ѳчен генә түгел, ә үзебез ѳчен дә куркыныч булачагын һәм күп зыян китерәчәген күрәм, – диде ул. Менә шуңа күрә, әфәнделәр, күңелегезне тѳшермәгез, мин Аллаһыга инанам, Ул миңа әйткәнчә булачак. Паул йѳзбашына һәм гаскәриләргә: – Алар корабта калмасалар, сез котыла алмаячаксыз, – диде. Шул вакыт барысының да күңелләре күтәрелде һәм алар да ашарга утырдылар. Аллаһы безгә бѳтен кайгыларыбызда булыша, шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә һәртѳрле кайгылары булганнарга булыша алабыз. Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма ѳметсезлеккә бирелмибез. Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп тѳшерделәр, әмма һәлак булмыйбыз.
Выбор основного перевода