Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Без күп кѳннәр акрын йѳздек һәм бик авырлык белән Книд шәһәре турысына килеп җиттек. Кѳчле җил аркасында бу юнәлештә бару мѳмкин булмаганга күрә, Салмуни борынын узып, Критның җилдән ышык ягына юнәлдек. – Әфәнделәр! Хәзер диңгездә булу йѳк һәм кораб ѳчен генә түгел, ә үзебез ѳчен дә куркыныч булачагын һәм күп зыян китерәчәген күрәм, – диде ул. Гавань кыш үткәрергә яраклы булмаганлыктан, диңгезчеләрнең күбесе аннан китәргә һәм, мѳмкин булса, Критның кѳньяк-кѳнбатыш һәм тѳньяк-кѳнбатышка караган ягында урнашкан Фойникес гаванена барырга һәм шунда кышларга карар кылдылар. Кѳньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек, дип уйлап, якорь күтәрделәр, һәм без Крит яры буйлап йѳзеп киттек.
Выбор основного перевода