Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәкне һәм ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка ѳләштеләр. җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шѳкрана кылды. Аларны сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка ѳләште. Шуннан соң Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаһыга шѳкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм халыкка ѳләшү ѳчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне ѳләшеп чыктылар. Аннары Гайсә икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде.– Бу – Минем сезнең ѳчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез, – диде Ул. Гайсә, икмәкне алып, шѳкрана итеп, утыручыларга ѳләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркемгә теләгән кадәр бирде. Чѳнки сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббының Үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар тѳнне кулына икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, икмәкне сындырып болай диде: «Бу – сезнең ѳчен бирелгән тәнем; Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез». Бу ялганчылар никахлашуны тыялар, һәм Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шѳкер итеп кабул итсеннәр ѳчен булдырса да, кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. Әмма Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шѳкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш,
Выбор основного перевода