Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шаул исә һаман да, Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул иң баш руханидан Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре ѳчен иде. Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулның тирә ягы күктән тѳшкән яктылыктан балкып китте. Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте. – Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш. – Тор да шәһәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиңа әйтелер. Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Чѳнки алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма һичкемне күрмәделәр. Шаул җирдән торды, күзләрен ачты, ләкин беркемне дә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшекъкә аны җитәкләп алып килделәр. Ѳч кѳн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә. Дәмәшекътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Илаһи күренештә Раббы аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Раббым, – диде ул. – Туры урам дип аталган урамга бар. Яһүд яши торган йортка кереп Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла. Ул илаһи күренештә Һанани исемле берәүнең үзе янына килүен һәм, күзләре янә күрә башласын ѳчен, Һананиның аның ѳстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Раббы. – Раббым! Мин күп кешеләрдән ул адәмнең Иерусалимда Синең изгеләреңә күрсәткән күпме явызлыклары турында ишеттем. Сиңа табынучыларның барысын монда да кулга алырга аның баш руханилардан вәкаләте бар, – диде Һанани. Әмма Раббы аңа: – Кузгал, чѳнки Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү ѳчен, Үземнең корал итеп сайладым. Үземнең исемем хакына аның күпме газап чигәргә тиешлеген Мин аңа күрсәтермен, – диде. Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын ѳчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине синең яныңа җибәрде, – диде Һанани. Шундук, күзләрен каплап торган тәңкәләр коелып тѳшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды һәм суга чумдырылу йоласын үтте. Ашап алганнан соң, аңа янә кѳч керде. Шаул берничә кѳн шәкертләр белән бергә Дәмәшекътә булды. Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Улы», – дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сѳйләп йѳри башлады. Аның сѳйләгәнен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимда шул Кешегә табынучыларны юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру ѳчен килмәдеме икән? – диделәр. Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йѳреп, Дәмәшекътә яшәүче яһүдләрне аптырашка тѳшерде. Шактый күп вакыт үткәч, яһүдләр аны үтерергә сүз куештылар. Алар аны үтерү ѳчен кѳне-тѳне шәһәр капкаларын күзәтеп тордылар. Әмма Шаул аларның бу ниятен белеп алды. Шәкертләр аны тѳнлә белән, кәрзингә утыртып, шәһәр дивары аркылы тѳшерделәр. Иерусалимга килгәч, Шаул шәкертләр белән бергә булырга тырышты, әмма барысы да аннан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм аның юлда Раббыны күрүен, Раббының аңа нәрсәләр әйтүен, аның Дәмәшекътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән вәгазь әйткәнен аларга сѳйләп бирде. Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимда Раббы исеме хакында кыю рәвештә вәгазьләп йѳрде. Шулай ук ул грек яһүдләре белән күп тапкырлар очрашып сѳйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар. – Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше. Мин Раббының юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. Моның шулай икәнен баш рухани һәм аксакаллар киңәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшекътә яшәүче яһүд туганнарга хат алып, шул юлдан баручы дәмәшекълеләрне җәзалау ѳчен, аларны богаулап Иерусалимга алып килергә дип, Дәмәшекъкә бара идем. Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, кѳн уртасындарак, кинәт күктән кѳчле яктылык тѳште һәм минем тирә-ягымны яктыртты. Мин җиргә егылдым һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишеттем. Мин: «Син кем, Әфәнде?» – дип җавап бирдем. «Мин – син эзәрлекли торган насаралы Гайсә», – диде Ул миңа. Минем белән бергә булган кешеләр яктылыкны күрделәр, әмма миңа Сѳйләүченең тавышын ишетмәделәр. Мин Аннан: «Раббы, миңа нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиңа дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр», – диде миңа Раббы. Кѳчле яктылыктан сукырайганга күрә, минем белән булган кешеләр мине Дәмәшекъкә җитәкләп алып килделәр. Дәмәшекътә яшәүче, барлык яһүдләр арасында мѳхтәрәм, диндар һәм канунга турылыклы Һанани исемле берәү минем яныма килде һәм миңа: «Шаул туган! Күзләрең ачылсын», – диде. Шундук минем күзләрем ачылды һәм мин аны күрдем. «Аталарыбызның Аллаһысы Аның ихтыярын белергә, Хак Затны күрергә һәм Раббының тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде миңа Һанани. – Чѳнки син барлык кешеләргә күргәннәреңне һәм ишеткәннәреңне сѳйләп, Аңа шаһит булырсың. Шулай итеп, тагын нәрсә кѳтәргә? Тор һәм суга чумдырылу йоласын үт, Раббыга мѳрәҗәгать итеп, гѳнаһларыңны юып тѳшер», – диде ул миңа. Иерусалимга кайткач, Аллаһы Йортында гыйбадәт кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, Раббыны күрдем. Ул миңа: «Ашык һәм тиз арада Иерусалимнан кит, чѳнки монда Минем хактагы шаһитлегеңне кабул итмәячәкләр», – диде. «Раббым! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, Сиңа иман итүчеләрне тотып зинданнарга утыртуым һәм кыйнавым хакында алар беләләр. Синең хакта шаһитлек итүче Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем. Раббы миңа: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына җибәрәм», – диде. Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чѳнки Мине Җибәрүчене белмиләр. Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: ул вакытта сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар. элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем.
Выбор основного перевода