һәм гѳнаһлары кичерелсен ѳчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аның исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. –
Шул вакытта сез бу дѳньядагы явыз гадәтләргә, һавадагы рухи кѳчләр белән идарә итүчегә, Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез.
Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез.
Ул караңгылык хакимлегеннән коткарып, безне Үзенең сѳекле Улы Патшалыгына алып керде,
Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шѳһрәтле эшләрен игълан итү ѳчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы.