Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезне озак мәшәкатьләмәс ѳчен, без әйтергә теләгән берничә сүзне ачык күңел белән тыңлавыгызны үтенәм. Сез минем яһүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым һәм, ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга чиксез бирелгән булып, яһүд динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым. мин – туып, җиде кѳн үткәч, сѳннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яһүдләр канунына мѳнәсәбәтем буенча фарисей.
Выбор основного перевода