Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаһы, Гайсәне терелтеп торгызуы белән, аталарыбызга биргән вәгъдәне безнең ѳчен – аларның балалары ѳчен гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Улым, Бүген Мин Сине тудырдым».
Андагыларның бер ѳлеше саддукейлар, икенче ѳлеше фарисейләр икәнлеген белеп алгач, Паул, кычкырып: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнең терелүе турындагы ѳметем ѳчен хѳкем итәләр, – диде.
Шуны әйтәм: ата-бабаларга бирелгән вәгъдә үтәлсен дип, Аллаһының тугрылыклы икәнен күрсәтү ѳчен, Мәсих яһүдләргә хезмәт итәргә килде.
Шул ук вакытта бѳек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәте килүенә куанычлы ѳметебез бар.