Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ихлас күңелдән тәүбә иткәнегезне күрсәтә торган җимеш китерегез. Агачлар җимеш биргән кебек, тәүбә иткәнегезне эш белән күрсәтегез! «Безнең бит атабыз – Ибраһим», – дип уйламагыз да. Мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы менә шушы ташлардан Ибраһимга балалар булдыра ала. Ә сез гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Әмма Раббы аңа: – Кузгал, чѳнки Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү ѳчен, Үземнең корал итеп сайладым. Ашап алганнан соң, аңа янә кѳч керде. Шаул берничә кѳн шәкертләр белән бергә Дәмәшекътә булды. Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Улы», – дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сѳйләп йѳри башлады. Аның сѳйләгәнен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимда шул Кешегә табынучыларны юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру ѳчен килмәдеме икән? – диделәр. Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йѳреп, Дәмәшекътә яшәүче яһүдләрне аптырашка тѳшерде. Шактый күп вакыт үткәч, яһүдләр аны үтерергә сүз куештылар. Алар аны үтерү ѳчен кѳне-тѳне шәһәр капкаларын күзәтеп тордылар. Әмма Шаул аларның бу ниятен белеп алды. Шәкертләр аны тѳнлә белән, кәрзингә утыртып, шәһәр дивары аркылы тѳшерделәр. Иерусалимга килгәч, Шаул шәкертләр белән бергә булырга тырышты, әмма барысы да аннан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм аның юлда Раббыны күрүен, Раббының аңа нәрсәләр әйтүен, аның Дәмәшекътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән вәгазь әйткәнен аларга сѳйләп бирде. Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимда Раббы исеме хакында кыю рәвештә вәгазьләп йѳрде. Шулай ук ул грек яһүдләре белән күп тапкырлар очрашып сѳйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар.
Выбор основного перевода