Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде.
Аннан соң Гайсә аларга әйтте:– Мин сезнең белән бергә чакта, нәкъ менә боларны сѳйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда Минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашырылырга тиеш.
Аннары Ул аларга Изге язманы аңларга ярдәм итте.
Һәм аларга:– Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, ѳченче кѳндә үледән терелеп торырга,
һәм гѳнаһлары кичерелсен ѳчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аның исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. –
Әмма сезнең алда шуны икърар итәм: мин, алар мәзһәб дип атаган юлдан барып, аталарым Аллаһысына хезмәт итәм, Муса канунына һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам.