Бѳтен шәһәрдә ыгы-зыгы купты, тѳрле яктан халык җыйналды. Паулны Аллаһы Йортыннан сѳйрәп алып чыктылар һәм шундук капкаларны бикләп куйдылар.
Алар аны үтерергә тырышкан вакытта, гаскәриләр башлыгына бѳтен Иерусалимда башланган буталыш турында хәбәр иттеләр.