Үзегез беләсез, минем ихтыяҗларымны һәм минем белән булганнарның хаҗәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде.
Һәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кѳн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез.
Имандаш туганнар, эшебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек.
Беркемнең дә ипиен бушлай ашамадык, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне тырышып эшләдек.