Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ахаядә Гәллиун ѳлкә башлыгы булган вакытта яһүдләр, берләшеп, Паулга һѳҗүм иттеләр һәм аны, тотып, хѳкем урыны алдына алып килделәр. Паул, тагын шактый гына кѳннәр Кѳринттә булганнан соң, туганнар белән хушлашып, су юлы белән Суриягә китте. Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, нәзер биргәнгә күрә, Паул Кенхерәйдә чәчен алдырды. Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде. Безгә үзебезне сезнең алдыгызда яңадан мактаргамы? Яисә, кайберәүләр ѳчен кирәк булган кебек, сезгә яки сездән безгә хуплау хатлары кирәкме? Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы ѳчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдләрнең бердәнберләре; алар миңа зур юаныч булдылар.
Выбор основного перевода