Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимга барырга булды. – Иерусалимнан соң мин Римда булырга тиешмен, – диде Паул. Паул, Асия ѳлкәсендә тоткарланмас ѳчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Чѳнки ул, мѳмкинлек булса, Илленче кѳн бәйрәме җиткәнче Иерусалимда булырга ашыга иде. Аллаһы Үз ихтыяры белән, ниһаять, яныгызга килергә мѳмкинлек бирсен иде дип, догаларымда һәрвакыт ялварам. Аның урынына сез: «Әгәр Раббы теләсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтергә тиеш. Үземнең дә тиздән сезгә барачагыма Раббыга ышанычым бар. Аллаһы Үзе рѳхсәт итсә, без алга таба китик.
Выбор основного перевода