Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Апуллус Кѳринттә вакытта, илнең югарыдагы ѳлешләре аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты. Мин шуны күздә тотам: сездә «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «ә Мин – Мәсихнеке» дип сѳйләүчеләр бар. Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, һәм Раббы аларның һәрберсенә нинди вазифа бирүенә карап, сез алар аркылы иман китердегез. Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде. Имандашлар, сезнең хакка мин боларны үземә һәм Апуллуска карата кулландым. Изге язмада язылганнан тыш акыл сатмаска ѳйрәнүегезне телим, һәм һичкем берәүне башка берәү алдында мактап ѳстен куймасын. Канунчы Зинәс һәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтаҗ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә.
Выбор основного перевода