Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар. – Сез иман китергәндә Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диделәр аңа. – Сез нинди чумдырылу үттегез соң? – Яхъя кылган чумдырылуны, – дип җавап бирделәр шәкертләр. – Яхъя кылган чумдырылу гѳнаһларыннан тәүбә итүче кешеләр ѳчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә ѳндәде, – диде аларга Паул. Моны ишеткәч, алар Гайсә Раббы исеменә суга чумдырылдылар. Паул алар ѳстенә кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух иңде һәм алар таныш булмаган телләрдә сѳйли һәм Аллаһы әйткән сүзләрне игълан итә башладылар. Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез. Синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, син салкын яисә кайнар булсаңчы!
Выбор основного перевода