Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм ѳч шимбә рәттән яһүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корды. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм һәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. Ул гыйбадәтханәдә яһүдләр белән, Аллаһыны хѳрмәт итүче башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр кѳн базар мәйданында очраган кешеләр белән сѳйләште. Апуллус Кѳринттә вакытта, илнең югарыдагы ѳлешләре аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты.
Выбор основного перевода