Ул ѳйгә кергәч, бу сукырлар Аның янына килделәр. Һәм Гайсә:– Минем ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады.– Әйе, Әфәнде, – дип җавап бирделәр алар.
Гайсә аларның күзләренә кагылды һәм:– Ышануыгыз буенча булсын сезгә, – диде.
Алар аңа игътибар белән карадылар һәм Петер: – Безгә кара, – диде.
Кѳрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәнде? – диде. – Синең догаларыңны һәм хәерләреңне Аллаһы корбан итеп хәтерендә калдырды. Ул сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә.