Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр. Иерусалимга килеп җиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, ѳлкәннәр дә ачык йѳз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаһының нинди эшләр башкаруы турында сѳйләп бирделәр. Бѳтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сѳйләделәр, халык аларны тыңлады. Чѳнки Раббы безгә: «Синең аша котылу Җирнең читләренә кадәр Барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга Яктылык итеп куйдым», – дигән әмер бирде. Яһүд булмаган кешеләр Паул белән Барнаб әйткән сүзләрне ишетеп куандылар һәм Раббыны сүзе ѳчен данладылар. Мәңгелек тормыш ѳчен сайлап алынганнарның барысы да иман китерделәр. Аларны сәламләгәннән соң, үз хезмәте аркылы Аллаһының башка халыклар арасында нәрсәләр эшләгәнлеге турында Паул җентекләп сѳйләп бирде. чѳнки анда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиҗәле хезмәт итү ѳчен ишекләр киң ачылды миңа. Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троаска килгәч, Раббы миңа ишекләрне ачкан булса да, Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит.
Выбор основного перевода