Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр, яһүдләргә генә вәгазьләп, Фойникә ѳлкәсенә, Кипрга һәм Антиухея шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Антиухеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, ѳлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мѳгаллимнәр бар иде. Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару ѳчен сайланган Барнабны һәм Шаулны Миңа аерыгыз, – диде. Догалар кылып ураза тотканнан соң пәйгамбәрләр һәм мѳгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү ѳчен җибәрделәр. Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды һәм, туганнар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соң, ул юлга чыкты,
Выбор основного перевода