Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә яһүдләр, халыкның күплеген күреп, кѳнләштеләр һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр. Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдләр монда да килделәр һәм, коткы салып, халыкны котырттылар. Мине ѳч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, мин ѳч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер тѳн һәм бер кѳнне ачык диңгездә үткәрдем. Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Антиухея, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсең. Мине барыннан да Раббы коткарды!
Выбор основного перевода